Алабугада мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаиләләренә социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләл өчен укулар үткәрелде

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Алабуганың "Доверие"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаиләләренә социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләр өчен укулар үткәрелде. Семинарда Әгерҗе, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре катнашты.
Алар теге яки бу хезмәт күрсәтелүнең  регламенты, бәяләү визитын оештыру моментлары турында мәгълүмат алдылар.  Чын ситуацияләр мисалында кагыйдәләр, таләпләр бозылу кебек күнегүләр эшләделәр.
Семинар бик нәтиҗәле, файдалы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International