Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә 8 нче мартка бүләкләр ясау буенча мастер-класс узган

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә 8 нче мартка бүләкләр ясау буенча мастер-класс узган. Балалар үз куллары белән әниләре, әбиләре, апалары, сеңелләренә матур бүләкләр ясаганнар. Уртак күмәк эш аларны бер коллективка тупларга ярдәм иткән. Төрле төстәге картон һәм кәгазьләрдән  уникаль открыткалар ясалган. Һәр бала үз фантазиясен эшкә җигә алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International