Яшел Үзәннең "Родник" үзәге белгечләре арасында эмоциональ яну синдромын кисәтү буенча эшлиләр

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яшел Үзәнннең "Родник" үзәгендә  белгечләр арасында эмоциональ яну синдромын кисәтү буенча чара уздырганнар. "Теләкләр маскасы"  дип аталган әлеге чара өчен бары тик картон, төсле кәгазь, фломастер, кайчы һәм келәй генә кирәк булган. Әмма шушы әйберләр белән ясалган "маска" зур психологик мәгънәгә ия булган.  Бу - күзаллауны үстерү,  үзеңне танып белергә ярдәм итү, үзеңә читтән карау. Масканы ясаган һәр кеше бу маскага үзенә җитенкерәмәгән сыйфатларны кушырга теләгән.
Чара җылы рухта, бик күңелле һәм файдалы узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International