Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә ком терапиясе буенча мастер-класс уздырылган

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Бумажник"  балалар иҗат йорты вәкиле Минзәләнең "Умырзая"  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен  мастер-класс уздырган. Балалар зур кызыксыну белән комда рәсемнәр ясап  уйнаганнар. Һәрберсе комда үз "шедеврын" булдырырга тырышкан.  Балалар белән бергә комда аларның әти-әниләре дә эшләгән. Һәркем бу очрашудан зур канәгатьләнү хисе белән кайтып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International