"Тандер" ЯАҖ эш эзләүче Түбән Камалыларга вакансияләр тәкъдим итәчәк

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
 Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 12 нче мартта эш бирүче көне уздырачаклар.  Бу көнне "Тандер" ЯАҖ - "Магнит" гипермаркеты  вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Эзсез гражданнарга  түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сатучы-универсал, кассир-операционист, өлкән кассир,  өлкән сатучы, фасовщик, хуҗалык мөдире, пресс операторы, электромеханик, суыткыч һәм сәүдә-технологик җиһазларын  төзекләндерү электромеханигы, слесарь-сантехник, грильдә пешерүче, салат цехы пешекчесе, ит-балык бүлеге пешекчесе, кабул итү хезмәте операторы һәм савыт-саба юучы.
Әлеге эш урыннары буенча төп таләп: санитар кенәгә яки аны эшләү мөмкинлеге булу, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләргә комачау итүче чирләр, авырулар булмау.
Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы 20а йорт адресы буенча урнашкан бинаның  222 нче кабинетында  узачак.
Белешмәләр өчен телефон:  8(8555)42-68-00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International