Сарманның "Шәфкать" үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле баланың өенә килеп, бәйрәм уздырганнар

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Яңа № 442 закон мөмкинлекләре  чикләнгән  балалар белән эшләүне максат итеп куя. Бу  проблема бүгенгесе көнне гадәттән тыш актуаль.

27 февраль  көнне  “Шафкать” үзәгенең  гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре һәм волонтер Сарманда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән  балигъ  булмаган Еливанов Артем белән очраштылар. Бу көн  аның туган көненә дә туры килде.

Волонтёр Айсылу һәм белгечләр Артем белән кул чукларын үстерү,  төс һәм форманы аеру  буенча уен – шөгыль   уздырдылар.  Бәйрәмгә ямь  өстенә ямь  өстәп,   клоун – Смешарик  та килгән иде.

Бу очрашу   катнашучыларны тагын да якынайтты, берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International