ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәге белгечләре шәһәрнең Автозавод районы җирле үзидарәләре вәкилләре белән мәгълүмати очрашуга барганнар.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә теркәлгән бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 10 нчы марттан алып 13 нә кадәр килеп ирешкән саннарга караганда, бу вакыт аралыгында республика предприятиеләрендә 1 төркемле, 3 үлем белән тәмамланган һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
3 нче марттан алып 11 нче мартка кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан "Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе эшчәнлегенә комплекслы тикшерү уздырылды.
Иртәгә Казанның Химиклар исемендәге Мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада шәһәрнең 58 оешма һәм предприятиесе вәкилләре катнаша.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә психолог Н.Емельянова тарафыннан наркоманиягә каршы "Шатлык аулау" дигән чара узган. Максаты: яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллануны кисәтү.
Шушы көннәрдә Балтачның "Волонтер" доброволец үзәге активистлары Балтачның "Наз"  комплекслы үзәге педагогы, куратор Эльвира Әхмәдуллина һәм Балтач урта мәктәбенең өстәмә белем педагогы Лилия Гыйбадуллина җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында булып кайттылар.
20 нче март көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге ТР Милли музее белән берлектә "Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү: ТР социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләү тәҗрибәсе, проблемалары, перпективалары" дигән темага семинар уздыра.
Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә "Сугыш чоры хатыннары һәм балалары" дигән әдәби-музыкаль сәгать узган. Социаль-мәдәни чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган.
Шушы көннәрдә Биектау районының "Өмет" үзәге белгечләре  "Җылы очрашулар" клубына йөрүче балаларны Казанга циркка алып барганнар. Балалар "Дөнья циркы йолдызлары" дигән яңа шоу премьерасына эләккәннәр.
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре районның 8 нче мәктәбенең 4 "а" һәм 4 "б" сыйныфы укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International