Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркоманиягә каршы чара узган

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә психолог Н.Емельянова тарафыннан наркоманиягә каршы "Шатлык аулау" дигән чара узган. Максаты: яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллануны кисәтү.
Чара уен формасында барган. Психолог тәмамланмаган хикәяләр сөйләгән, ә балалар шуның ахырын дәвам итәргә тиеш булганнар. Темалар төрле булган: "Шикле тәкъдим", "Дустым бәлада", "Кем текәрәк?"," Абый үзен сәер тота" һ.б.
Чара ахырында һәр балага "Мин ташламам" дигән брошюралар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International