Химиклар мәдәният сараенда эш эзләүче казанлыларга 11 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәкләр

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Иртәгә Казанның Химиклар исемендәге Мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада шәһәрнең 58 оешма һәм предприятиесе вәкилләре катнаша.
Эш эзләүче гражданнарга  11 меңнән артык вакансия тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында 2 меңе ярминкәдә катнашучы предприятиеләрдән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белешмәләр дә бирәчәкләр. Күчмә эш белән тәэмин итү үзәгендә исә һөнәри юнәлешне билгеләүгә тест узарга мөмкин булачак.
Ярминкә сәгать 10.00 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International