Биектауның "Өмет" үзәге карамагындагы балалар Казан циркына барганнар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Биектау районының "Өмет" үзәге белгечләре  "Җылы очрашулар" клубына йөрүче балаларны Казанга циркка алып барганнар. Балалар "Дөнья циркы йолдызлары" дигән яңа шоу премьерасына эләккәннәр.
Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, һөнәри артистларның куркыныч трюкларын күзәтеп, балалар шуны аңлар: бары тик үз һөнәреңне ярату, бак зур ихтыяр көче, үзара ярдәмләшү генә кешене үз һөнәренең остасы итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International