Лаеш тернәкләндерү үзәгендә социаль-мәдәни чара үткәргәннәр

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә "Сугыш чоры хатыннары һәм балалары" дигән әдәби-музыкаль сәгать узган. Социаль-мәдәни чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган.
Сугыш чоры җырлары фонында чакырылган кунаклар Лира Фардеева, Элеонора Зотченкова һәм Нина Чернышева үзәктә тәрбияләнүче балалар белән сугыш чоры хатирәләре, сугшытан соңгы балачаклары,  яшьлек еллары турында истәлекләре белән уртаклашканнар. Элеонора Тимофеевна "Души прекрасные порывы" дигән җыентыктан үзенең шигырьләрен укыган.
Күңелле, әмма кайчак моңсу хатирәләр сәгате кунакка килгән ветераннарга карата рәхмәт сүзләре белән тәмамланган. Балалар һәм педагоглар аларга үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International