Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздыру дәвам итә

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре районның 8 нче мәктәбенең 4 "а" һәм 4 "б" сыйныфы укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар.
Балалар белән әңгәмә уен формасында узган. Мәктәп укучылары белән һөнәрләр дөньясы турында да сөйләшкәннәр. Ахырдан укучылар өйгә эш алганнар: аларга үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында белеп, шул хакта сөйләргә кушылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International