Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре халыкка соөиаль ярдәм күрсәтүгә багышланган семинарда катнашканнар

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәге белгечләре шәһәрнең Автозавод районы җирле үзидарәләре вәкилләре белән мәгълүмати очрашуга барганнар. Биредә булганнарга "Доверие" үзәге эшчәнлеге, социаль хезмәтләр күрсәтү, өйдә социаль ярдәм күрсәтүнең шартлары, формалары турында мәгълүмат бирелгән. Закон нигезендә бушлай социаль хезмәтләр алырга хокукы булган категория гражданнар исемлеге, гражданны социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип таный  торган шартлар исемлеге ачыкланган һәм аудиториягә җиткерелгән.
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү артуны йомшарту өчен максатчан субсидия бирү мәсьәләсе дә ачыкланган.
Очрашу барышында "Доверие" үзәге һәм җирде үзидарәләрнең үзара хезмәттәшлеге турында килешү кабул ителгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International