Республиканың "Гаилә" үзәге үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә багышланган семинар уздыра

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
20 нче март көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге ТР Милли музее белән берлектә "Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү: ТР социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләү тәҗрибәсе, проблемалары, перпективалары" дигән темага семинар уздыра. Семинарда балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләүнең теоретик-методик нигезләре турында фикер алышу, балалар һәм яшьләрдә югары патриотик үзаң, туган илгә карата тугрылык тәрбияләүнең форма һәм методлары турында сөйләшү көтелә.
Семинарда катнашырга ТР ведомство һәм министрлыклары белгечләре, төрле конфессия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырыла.
Чара 20 мартта, ТР Милли музеенда, сәгать 10 да була. Адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 нче йорт, 2 нче кат, коференцияләр залы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International