Балтач волонтерлары Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм бүләк иттеләр

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Балтачның "Волонтер" доброволец үзәге активистлары Балтачның "Наз"  комплекслы үзәге педагогы, куратор Эльвира Әхмәдуллина һәм Балтач урта мәктәбенең өстәмә белем педагогы Лилия Гыйбадуллина җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында булып кайттылар.
 Волонтерлар интернатта тәрбияләнүчеләргә чын  бәйрәм бүләк итте. Алар бу очрашуга бик ныклап әзерләнгән иде: бик күп йомшак уенчыклар, кием-салым, альбом, буяулар алып килгәннәр. Шулай ук балалар өчен кызыклы программа да әзерләгәннәр.
Шуны әйтергә кирәк, бу очрашу "Балалар көтә" дигән хәйрия акциясе кысаларында узган. Бу акциядә волонтерлар гына түгел, Балтач мәктәбенең 400дән артык укучысы да катнашкан. Алар көче белән 182 йомшак уенчык, 112 төрле кием-салым, 2 коробка канцеляр товарлар җыелган, 82 открытка ясалган.
"Наз" белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар кеше күңелендә бик күп уңай кичерешләр уята, мәңгегә исләрендә кала. Волонтерлар да моны истә тотып,  киләчәктә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка да бармакчы булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International