Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә игелек турында сөйләделәр

2015 елның 5 мае, сишәмбе
    Бөгелмәдә урнашкан "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең белгечләре Язның игелек атнасы уңаеннан “Твори Добро” интерактив чарасын оештырдылар. Чарада Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбияләнүчеләре катнашты.
    Чара бирем элементлары белән уен формасында узды. Балалар игелек турында бик күп мәкальләр, шигырьләрне исләренә төшерде. Күңелләрендә яхшы тәэсир калдырган, үзләре эшләгән игелекле эшләре турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International