Менделеевск шәһәре “Камские зори” социаль приютында волонтерлар булып кайтты

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Бүген Менделеевск шәһәре “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында волонтерлар белән очрашу узды. Очрашуның төп идеясе – Җиңүнең 70 еллыгы эмблемасында чагылдырылган тынычлык символы белән балаларны таныштыру булды.

Волонтерлар тынычлык символы булган ак күгәрчен турында сөйләделәр. Ә балалар һәм педагоголар исә, 9 май бәйрәме белән котлау өчен, кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Күпләр, Бөек Ватан сугышын үткән  якыннары һәм ерак бабалары хакында кызыксынып, алар турында хикәя, шигырьләр һәм рәсемнәр дә иҗат итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International