Тукай районы “Шәфкать” үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән очрашу үткәргәннәр

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Тукай районындагы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  Князев урта мәктәбендә кабаттан хокук бозуларны кисәтүгә багышланган  чара үткәргәннәр.  Әлеге чарада  22 укучы катнашкан.  Алар психолог ярдәме белән хәвефлелек дәрәҗәсе һәм суицидаль  тайпылышларны беренчел кисәтү буенча диагностика узганнар.  Шулай ук балалар  зур кызыксыну белән “Бавырга кизәнү”,”Үзеңне сакла”, “Никотин.Үлем конвейеры” дигән  фильмнар караганнар.

Чара ахырында укучылар әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәт әйткәннәр һәм киләчәктә дә мондый чараларда катнашырга теләк белдергәннәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International