Министр урынбасары Юлия Абдреева Җиңү Көненә әзерләнүгә багышланган брифингта катнашты

2015 елның 5 мае, сишәмбе
    Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган брифинг узды. Чарада ТР вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева,  ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова, ТР эчке эшләр министрлыгының сакны оештыру һәм полициянең махсус учреждениеләрен конвоирлауга алу бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашты.
    Үз чыгышында Юлия Абдреева бүгенге көндә Татарстанда 76 839 сугыш ветераны һәм тыл хезмәт ияләре торуын билгеләп үтте. Республикада 2006 ел башыннан торак шартларын яхшыртуга субсидия алу өчен 18 743 Бөек Ватан сугышы ветераны чиратта торган, бүгенге көндә аларның 99% инде субсидияларны алган. Шулай ук РФ президенты указы буенча бәйрәм уңаеннан ветераннарга һәм аларның тол калган тормыш иптәшләренә 3 меңнән 7 меңгәчә акча күчерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International