5 майда Халыкара инвалидлар хокукын саклау көне

2015 елның 5 мае, сишәмбе
    Россия Федерациясендә инвалидларга тиешле ярдәм күрсәтү социаль сфераның иң мөһим  эшчәнлеге дип карала. Россия 2012 елда инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне раслады. Ике ел узу белән, 2014 елда, ООН Комитетына инвалидлар хокукы турында беренчел доклад җибәрелде.
    Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 2020 елга хәтле периодка каралган “Доступная среда” яңа дәүләт программасын чыгару тәмамлана. Анда инвалидлар өчен төрле яшәү сфераларында булган мәшәкатьләрне бетерүгә юнәлдерелгән системалы эшне дәвам иттерү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International