Менделеевск шәһәре “Камские зори” социаль приюты балалары ветераннар өчен бүләкләр әзерләгән

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
    Менделеевск шәһәре “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  әхлакый-патриотизм тәрбияләүгә багышланган эшләр дәвам иттерелә. Шушы көннәрдә “Камские зори” приютының мәктәпкәчә булган балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр педагоглары белән берлектә Җиңү көненә кәгазьдән поделкалар ясады.
    Белгечләр әйтүенчә, Ватанны саклаган кешеләргә шатлык бүләк итү теләге, ветераннарга һәм сугышта һәлак булганнарга хөрмәтебезне күрсәтүнең гади, әмма мөһим алымы бу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International