Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында яшәүчеләр Җиңү паркында булып кайтканнар

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында яшәүчеләр күңелләрендә әхлакый хисләр тәрбияләү максатыннан шәһәрнең Җиңү паркында булып кайткан.
    Тәрбияләнүчеләр сугыш елларының авырлыгы турында хикәяләр тыңладылар. Шулай ук  мәктәп укучылары оештырган кечкенә генә парадның шаһитлары да булдылар.
    Оештыручылар әйтүенчә, экскурсия балалар күңелендә илебез тарихына ихтирам һәм хөрмәт хисе уяткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International