ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең социаль педагогы инвалид балалары булган гаиләләр өчен Казан шәһәренең курчак театрына алып бару оештырды. Чара “Читтә калмыйк” проекты кысаларында үткәрелде.
Актүбә бистәсе мәдәният сараенда  “Без сайлыйсы юллар”  исеме астында профориентацион фестиваль  булып узды. Әлеге чара Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан  9-11 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Балалар иҗат йортында узган “Радуга сердец” исемле хәйрия фестивалендә булып кайттылар.
Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачның “Наз” комплекслы үзәгендә тернәкләнү узучы гражданнар Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар.
Буа районындагы “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әъгзалары өчен оештырылган чираттагы чараны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар.
Шушы көннәрдә Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре татар-башкорт милли  көрәшендә катнашты. Чара ТР спорт мастеры, татар-башкорт милли көрәш ветераннары М.Закиров һәм Ф.Хаматдинов призларына уздырылды.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Шәһәрнең мәдәният сараенда «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы презентациясе белән Road-show экспо "Мой город. Мой талант" күчмә күргәзмәсенә старт бирелде. Анда шәһәрнең күп кенә предприятия, уку йортлары, оешмалары һәм социаль учрежденияләре катнашты.
19-20 май көнне  РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килә.
Бүген  Балтач районында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нигезендә оешкан ата-аналар “Забота” клубының “Безопасные каникулы” темасына утырышы узды. Чарага социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр чакырылды.
Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең нигзендә “Альтернатива” программасы кысаларындагы профилактика субъектларының белгечләре  социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр белән чара уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International