Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Балалар иҗат йортында узган “Радуга сердец” исемле хәйрия фестивалендә булып кайттылар.
Әлеге фестивальдә районның балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп балалары катнашты. Кечкенә кызлар һәм малайлар Җүңүнең 70 еллыгына багышлап җыр-биюләрне бик оста башкардылар. Интернат өлкәннәренең күзләрендә шатлык нуры иде, алар да балалар белән бергә шатландылар, көлделәр, кечкенә артистларны кайнар алкышларга күмделәр. Картлар йорты өлкәннәре арасында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары да бар иде.
Концерт тәмамланганнан соң Балалар иҗат йортында урнашкан тарихи музейга экскурсия оештырылды. Элеккеге экспонатларны кызыксынып карадылар, бик теләп фотога да төштеләр.