Балтачның “Наз” үзәгендә балигъ булганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бүген  Балтач районында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нигезендә оешкан ата-аналар “Забота” клубының “Безопасные каникулы” темасына утырышы узды. Чарага социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр чакырылды.
    Очрашуда хокук бозуларны профилактикалау, эшкә урнашу, җәйге сәламәтләндерү, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында темалар күтәрелде. Социаль яклау бүлеге белгече материаль ярдәм күрсәтү тәртибен һәм социаль контракт тутыру турында аңлатты. МЧС вәкиле куркыныч хәлләргә очрауның төп сәбәбе ата-аналарның игътибарсызлыгы дип ассызыклады.
    Барлык катнашучыларга ышаныч телефоны турында мәгълүмати буклетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International