Алабуганың социаль учрежденияләре “Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе” күргәзмәсендә катнашты

2015 елның 19 мае, сишәмбе
    Шушы көннәрдә Шәһәрнең мәдәният сараенда «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы презентациясе белән Road-show экспо "Мой город. Мой талант" күчмә күргәзмәсенә старт бирелде. Анда шәһәрнең күп кенә предприятия, уку йортлары, оешмалары һәм социаль учрежденияләре катнашты. Мәдәният һәм сәнгать, фән һәм техника, социаль иҗат, спорт һәм эшмәкәрлек өлкәләренең проектлары тәкъдим ителде.
    Алабуганың “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән “Новый дом”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют вәкилләре  “Куклотерапия” тернәкләнү технологиясен күрсәтте. Шулай ук “Доверие” үзәге белгечләре  балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны профилактикалау “Антикафе СемьЯ” технологиясен тәкъдим итте.     Алабуганың “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкдәндерү үзәге һәм “Доврие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларга тернәкләнү формаларын күрсәтте. Ә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты хезмәткәрләре  “Алтын яшь” өлкән волонтерлар отряды социаль проектын тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International