РФ хезмәт һәм социаль яклау министры эш сәфәре белән Татарстанга килә

2015 елның 19 мае, сишәмбе
19-20 май көнне  РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килә.
Иртәгә, 20 майда, Казанда министр "WorldSkills Russia 2015" стандартлары буенча III Илкүләм һөнәри осталык чемпионатының "Россия икътисадын үстерүнең төп элементларының берсе буларак һөнәри эшче кадрлар әзерләү" дигән пленар сессиясендә катнашырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Шул ук көнне РФ хезмәт һәм социаль яклау министры "КАМАЗ" ААҖдә булачак, анда РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында эштән кыскартылу куркынычы булган хезмәткәрләрнең мәшгульлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларының ничек сарыф ителүе белән танышачак.
Искәртеп узабыз: хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чаралар кысаларында, федераль бюджеттан республикага 936 млн сумнан артык акча бүленгән. Аларның күбесе "КАМАЗ" ААҖдә вакытлы эшләр оештыру, хезмәткәрләрне һөнәри укыту һәм стажировка өчен каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International