Актүбә бистәсе мәдәният сараенда “Без сайлыйсы юллар” исеме астында профориентацион фестиваль булып узды. Әлеге чара Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 9-11 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды.
Ярминкәдә югары сыйныф укучылары Татарстанның Көняк-Көнчыгышында урнашкан уку йортлары белән таныша алдылар. Уку йортларыннан килгән вәкилләр фото- һәм видеопрезентацияләр күрсәттеләр, булачак абитуриентларга үз факультетлары һәм кафедралары турында сөйләделәр. Шулай ук андагы профессия, белгечлек, укыту предметлары, анда булган спорт секцияләре, төрле сәнгать түгәрәкләре, тулай торак һәм башкалар турында бик күп мәгълүмат җиткерделәр. Болар барысы да укучыларга мәктәпне тәмамлаганнан соң уку йортын дөрес сайлауда ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Презентация ахырында укучыларга информацион буклетлар таратылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларны Азнакай районында хезмәт базарының шартлары, бүгенге көндә актуаль профессияләр исемлеге белән таныштырдылар.