Кукмараның “Тылсым” үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр белән чара уздырдылар

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең нигзендә “Альтернатива” программасы кысаларындагы профилактика субъектларының белгечләре  социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр белән чара уздырды. Чарада “Тылсым” үзәге,  Кукмара районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре, дини конвенция вәкиле Г.Х.Сафина катнашты.
    Әлеге чараның максаты булып гаиләне саклау, балаларны гаиләгә кайтару, ата-аналарга   ата-аналык хокукын торгызуны мотивацияләү тора. Ата-аналык хокукларын торгызу турында “Тылсым” үзәгенең  опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International