Минзәләнең “Тургай” приюты тәрбияләнүчеләре “Көрәш” спорт көрәшендә беренче урын алган

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре татар-башкорт милли  көрәшендә катнашты. Чара ТР спорт мастеры, татар-башкорт милли көрәш ветераннары М.Закиров һәм Ф.Хаматдинов призларына уздырылды.
    Көрәштә барлыгы 73 көрәшче һәм 12 команда катнашты. Минзәләнең “Тургай” командасына беренче урын бирелде.
    Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International