Буа районындагы “Гармония” үзәгендә юл кагыйдәләре турында сөйләделәр

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Буа районындагы “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әъгзалары өчен оештырылган чираттагы чараны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар.

Үзәк карамагындыга балалар хезмәткәрләр белән берлектә берничә тукталыш аша уздылар. “Тылсымлы” тукталышында табышмакларны чишсәләр, “Тимер юл” тукталышында төрле авырлыкларга очрадылар. Иң авыры “Автоинспекция” тукталышы булды.

Чара ахырында һәр балага юл кагыйдәләре язылган китапчыклар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International