Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында “Тепло бабушкиных рук” проектының гамәлгә ашырылуы дәвам иттерелә. Проектны Алабуга интернат йортының “Алтын яшь” үз иреклеләр отряды гамәлгә ашыра.
Бүген залда балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм “Алтын яшь” активистлары җыелды. Кунакларга химия фәне турында сөйләделәр. Һәр теләүче үз организмындагы рН дәрәҗәсен тикшерде һәм төрле тәҗрибәләр үткәреп карый алды.
“Семейный очаг” проекты кысаларында интернат йортта “Песочная терапия” сенсорлы бүлмәнең ачылу тантанасы узды. Хәзерге вакытта “Алтын яшь” отряды активистлары әлеге техника белән эшләргә өйрәнә. Киләчәктә алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дәресләр үткәрәчәк.