Шушы көннәрдә "Нур" яшьләр үзәгендә “Җил үзгәреше” балалар иҗаты конкурсының финалы узды.
Бу фестиваль КВН рәвешендә уза. Гадәттә монда ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шул исәптән Яр Чаллының “Асылташ ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиләнүчеләр дә катнаша.
Ай дәвамында фестивальда чыгыш ясар өчен балалар музыка җитәкчеләре белән бергә номер әзерләделәр. Бәйрәм чарасы ахырында иганәчеләр катнашучыларга баллы призлар бүләк итте.
Чаллы телеканалына биргән интервьюларында балалар күтәренке кәеф белән киләчәккә планнары турында сөйләделәр.