Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Халыкара балалар яклау көненә багышланган экскурсия үткәрде

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Халыкара балалар яклау көне кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 12 бала өчен  7 нче номерлы балалар китапханәсенә бару экскурсиясен оештырган. Чараның максаты булып балаларда матур әдәбяткә карата кызыксыну хисләрен уяту, бер-береңә ягымлы мөнәсәбәтне  тәрбияләү тора.

Китапханә хезмәткәрләре заллар буенча экскурсия оештырды, мавыктыргыч презентация күрсәтте һәм Г.Х. Андерсен әкиятләре буенча викторина үткәрде. Китапханә җитәкчесе Светлана Пилайкина “Планета детства” балалар китабы күргәзмәсен тәкъдим итте, әлеге  китапларны һәр теләгән бала укый алачак диде. Балаларга укучы формулярлары ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International