Менделеевск районы «Камские зори» социаль приютында наркотикка каршы чара уздырганнар

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Менделеевск районы “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркотикларның зыяны һәм секталар аша наркотик тарату турында әңгәмә узды. Дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Чара барышында балалар “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!”, “Наркотикларга катгый Юк дип әйт!” плакатларын ясады. Ахырда спорт эстафетасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International