Бүген Балтачның “Наз” үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә “Бәхетле балачак” исемле чара үткәрделәр.
Бәйрәм барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча уеннар оештырылды. Командалы уеннарда балалар күзне бәйләп рәсем ясады, балык тотты.
Шулай ук юл кагыйдәләре буенча волонтерлар балаларның белемнәрен тикшерде, памяткалар һәм визиткалар өләштеләр.
Күңелле үткән чараны йомгаклап, балалар үзләренең бәйрәмнән алган тәэсирләрен асфальтта рәсем ясап чагылдырды.