Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре балалар Сабантуен уздырдылар.
Катаншучылар төрле конкурсларда актив катнашты, гаилә командалары эстафеталарда көч сынашты.
Тугызынчы урта мәктәп спорт мәйданында оештырылган күңелле уеннар, ярышлар һәм концерт номерлары барысына да бик уңай тәэсир итте. Катанашучыларга “Алиса” соклары таратылды.
Барлыгы чарада 150дән артык кеше катнашты.