Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйгә мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
Шәһәрнең оешмалары балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыру буенча актив эш алып баралар. Хәзерге вакытта Бөгелмә оешмалары белән 31 килешү төзелгән. Шулардан дәүләт бюджет оешмасы “Бугульмалес”, ҖЧҖ “ТНГ-Групп”, ҖЧҖ “Санаторий-профилакторий “Вита”.
Чараның нәтиҗәләренә караганда июнь аенда барлыгы 112 кешене эшкә алачаклар. Укучыларга 50 дән артык юнәлеш буенча эш табылган.