Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен уздырыла торган социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 8 медицина хезмәткәре катнашты.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм “Алтын яшь” активистлары кызыклы сәфәрдә катнашканнар. Алар Ижевск шәһәренә барганнар.
Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының хезмәткәре Нелля Матросова «ОБЪЕКТИВный взгляд на профессию» дип исемләнгән фотосурәт конкурсында беренче урынны яулады.
Тукай районының «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабантуй бәйрәмен оештырдылар. Әлеге чарада 68 бала катнашты.
Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге нигезендә “Хокукый белемнәр мәктәбе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада пенсияне яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге башлыгы Равил Кәримуллин, ААҖ "Россельхозбанк" оешмасының әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закирҗанов катнашты.
Бүген Алексеевскийның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең карамагында торучы балалар район мәдәният үзәгендә “Дюймовочка” спектакленә җыелдылар.
Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен “Исәнме, җәй!” дигән чара уздырганнар.