Тукай районының «Шафкатъ» үзәгендә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Тукай районының «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабантуй бәйрәмен оештырдылар. Әлеге чарада 68 бала катнашты.

Иң булган, җитез, көчлеләр бу бәйрәм өчен гадәти булган чүлмәк вату, таяк тартышу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар.

Тәрбияләнүчеләр зирәклек һәм үткен зиһен белән барлык сынауларны да бик яхшы уздылар.  Иң активларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International