Балтач “Наз” үзәге белгечләре социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы чара уздырдылар

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен уздырыла торган социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 8 медицина хезмәткәре катнашты.

“Наз” үзәге директоры Гөлнара Ахмадиева үзәк эшенең төп аспектлары турында сөйләде. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина “Чистый дом” акциясенә йомгаклау ясады, җиңүчеләрне игълан итте. Балтачның “Наз” үзәге белгече Илүсә Галеева «Профилактика инфекционных заболеваний. Укрепление иммунитета» дип исемләнгән дәрес оештырды.

Җыелыш җылы атмосферада узды, коллектив исеменнән май аенда туган көннәрен билгеләүчеләрне котладылар. Шулай ук барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International