Кукмараның "Тылсым" үзәге карамагында торучыларга яңа пенсион үзгәрешләр турында сөйләделәр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге нигезендә “Хокукый белемнәр мәктәбе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада пенсияне яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге башлыгы Равил Кәримуллин, ААҖ "Россельхозбанк" оешмасының әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закирҗанов катнашты.

Очрашуда 2015 елгы яңа пенсия реформасы мәсьәләләре күтәрелде. Катнашучылар, бигрәк тә өлкән гражданнар, бик актив рәвештә пенсия үзгәрешләре хакында сораулар бирде. Барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International