Бүген Алексеевскийның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең карамагында торучы балалар район мәдәният үзәгендә “Дюймовочка” спектакленә җыелдылар.
Балалар бәйрәме “Балалалар дөньясы” программасы белән дәвам итте. Аны Алексеевскийның аграр көллияте әзерләгән.
“Забота” социаль приюты карамагында торучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм түбән сыйныф укучылар асфальтта рәсемнәр ясадылар. Балалар клоуннар белән бергә кызыклы табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләр һәм әйтемнәр уйлап чыгардылар.
Шулай ук белгечләр тарфыннан биредә “Һава очкычлары” мастер-классы уздырылды. 300 дән артык бала бию флешмобында катнашты. Аларның һәрберсе күтәренке кәеф һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.