Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм “Алтын яшь” активистлары кызыклы сәфәрдә катнашканнар. Алар Ижевск шәһәренә барганнар.
Экскурсия программасы бик бай булган. Хәтта инвалид арбасында хәрәкәтләнүчеләр өчен дә барлык объектларны күрү мөмкинлеге тудырылган иде.
Тәрбияләнүчеләр Зоология паркына да барып кайттылар. Барлык экспонатлар да мәгълүмати табличка белән җиһазландырылган, монда Брайль хәрефләре ярдәмендә күрү сәләте начар булган интернат-йортта тәрбия алучылар кирәкле мәгълүматны белә алды. Барысы өчен дә моржларны һәм диңгез котикларын күрү зур бүләк булды
Бераз арыган, әмма сәфәрдән рәхәт алган катнашучылар Алабугага юл тоттылар.