Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен Лукоморье иленә сәяхәт оештырганнар.
Әлеге чарада авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан. Сәяхәттә балалар төрле табышмаклар чишкәннәр, биегәннәр, уеннарда катнашканнар.
Сәфәр әкият геройлары белән бергә бию башкару белән тәмамланган. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелгән.