Республика халкының рәсми булмаган мәшгульлек очраклары, официаль булмаган хезмәт хакын түләүләр турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде.
Әлеге чара оешмаларга карата берникадәр кисәтүләр ясап, республикада формаль булмаган мәшгульлекне киметү өчен эшләнә.
"Соры" хезмәт базары" юнәлешен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкли.
Моннан тыш, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына эш урыннарында хезмәт шартлары, тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырган оешмалар турында да мәгълүматны җиткерергә була. Әлеге юнәлешне исә Татартстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.