Статистик мәгълүматларга караганда, 2 нче июньгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17295 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 136 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,84% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36457 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5162 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 715 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 353 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 66 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.