Шушы көннәрдә “Социаль туризм» программасы кысаларында Балтачның “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын сөйләп, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. Бу күргәзмәләр якташларыбыз батырлыгының якты истәлеген хәтерләтә.
Музейда күзәтеп йөргәндә Рәшит Файзрахманов фотосүрәтләр арасыннан туганнарын танып алган. Биредәге экспонатларның күплеге, эчтәлекле булуы тернәкләнүчеләрне шаккаттырды. Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.