Шушы көннәрдә Баулының “Радость” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгы ачылды. Чарада Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Салихов катнашты.
Бәйрәмдә үзәк белгечләре көче белән оештырылган күңелле театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Оештыручылар ремонт ясарга ярдәм иткән иганәчеләргә кызыл галстуклар бәйләделәр һәм алар тантаналы рәвештә “Радость” үзәгенең дуслары сафларын бастылар.
Чара ахырында балалар күккә шарлар очырды.