Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып баралар

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен «Помни каждый гражданин, что их номер 01!» дигән чара уздырдылар. Биредә җиде яшьтән алып сигез яшькә кадәр 25 бала катнашты.

Катнашучылар өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде. Сөйләшү ахырында һәр балага янгын куркынычсызлыгы буенча ашыгыч ярдәм телефон номерлары күрсәтелгән белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International